Ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче, балигъ булмаган балалар булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көне

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче, балигъ булмаган балалар булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көнендә катнашты.

Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җитәкчелегендә видеоконференция режимында булды.

Хокукый ярдәм сорап биш гаилә мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында гражданнарга мөрәҗәгать нигезендә тәкъдимнәр бирелде һәм алиментлар түләмәгән өчен җинаять эше кузгату тәртибе аңлатылды.

Исегезгә төшерәбез, мондый кабул итү көннәре традициягә әйләнде һәм республикада яшәүчеләр өчен ай саен үткәрелә. Әйтик, узган айда узган кабул итү нәтиҗәсендә Юстиция министрлыгы биш балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаилә мәсьәләсен контрольгә алды. Телдән консультация вакытында Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасы эшчәнлегендә катнашучы адвокат алимент түләмәүченең җир участогы өлешен бурыч хисабына яңадан рәсмиләштерү рәвешендә алиментлар түләү турында килешү төзергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International