2013 елның 21 июнендә Россия юристлары ассоциясенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең чираттагы бөтенроссия көне уздырылды.
Көне буена республика территориясендә һәр муниципаль районда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе базасында җәмәгатьчелекне кабул итү пунктлары, шулай ук Россия Федерациясе Президенты Кабул итү бүлмәсе һәм “Бердәм Россия” партиясе рәисе В.В.Путинның Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе, Россия Федерациясе Президентының Идел буе округында тулы вәкаләтле вәкиленең Чаллы шәһәрендәге кабул итү бүлмәсе, Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге биш үзәге эшләде.
Татарстанда бу көнне барысы түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең 56 пункты эшләде.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә халыкны кабул итүгә 51 адвокат, 78 нотариус, 51 Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәре, шулай ук Татарстан Республикасы Конституция суды, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты хезмәткәрләре җәлеп ителде.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов, аның беренче урынбасары С.Н.Столяров,Татарстан Республикасы Прокурорының беренче урынбасары А.Ю.Николаев, шулай ук Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Г.И.Сергеева көн дәвамында Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә халыкка консультацион-хокукый ярдәм күрсәттеләр.
Кабул итү көнендә Татарстанда хокукый квалификацияле ярдәм 427 гражданга күрсәтелде, шулардан Казанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пунктларына 56 кеше мөрәҗәгать итте.
Бу көнне Алабуга шәһәрендә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе гражданнарны иң күп кабул итүче булды, анда 32 кешегә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Халыкның бу көнне түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче өлеше гадәттәгечә пенсионерлар булды. Кабул итү барышында гражданнар төрле мәсьәләләр буенча консультация алдылар, шулар арасында иң күбесе – мирас, җир һәм алимент мәсьәләләре булды.
Татарстанда Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көнен оештыру һәм уздыру массакүләм мәгълүмат чараларында киң чагылдырылды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте