2013 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатында Әлки муниципаль районында булдылар.
Министрлык белгечләре районда булганда Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Никошина, районның административ комиссиясе җаваплы секретаре Н.И. Амукова, Әлки муниципаль районы Советы аппараты юридик бүлеге башлыгы Р.М.Гарипова катнашында эшче киңәшмә уздырылды, җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру барышында барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләр, шулай ук муниципаль норматив хокукый актлар кабул итүгә һәм аларны Муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Район җитәкчелеге игътибары район уставын, шулай ук аның составына керүче авыл җирлекләре уставларын законнарга туры китерү зарурлыгына, муниципаль район сайтын тулыландыруны тикшереп торуны урнаштыруга юнәлдерелде. Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләре тагын бер кабат авыл җирлекләренең норматив хокукый актларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына үз вакытында җибәрү мәсьәләсен күтәрделәр.
“Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча дәүләт вәкаләтләре бирү турында” 30.12.2005 № 144-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә Департамент белгечләре район административ комиссияләре эшчәнлеген тикшерделәр, аның йомгаклары буенча эштәге җитешсезлекләрне бетерү буенча рекомендацияләр бирелде.
Шулай ук җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру эшчәнлеген оештыру өйрәнелде. Районда коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча җаваплы затка аны үткәрү буенча тиешле тәкъдимнәр һәм искәрмәләр әйтелде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге
.jpg)