2013 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Чаллы шәһәрендә узучы «Trilife» Кама триатлонында катнашты. Ярышларда Казан, Уфа, Ижевск, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләреннән 68 спортчы катнашты. Старт шәһәрнең яр буенда узды. Ярышлар өч этапта узды: ачык суда 750 метр йөзү, 20 километр тау велосипедында һәм 5 километрга йөгерү. Ярышларның бу төре спортчылардан җитди физик әзерлек һәм чыдамлык таләп итә. Чараны оештыручылар исәпләвенчә, дистанция шактый катлаулы, әмма аны барысы да башкарып чыга алмый. Үз яшендәгеләр арасында М.М.Корманов 1 нче урынны алды. Триатлон буенча чемпионатны ел саен үткәрергә җыеналар.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге