2013 елның 2 июлендә Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Мамадыш муниципаль районына бардылар.
Муниципаль районның һәм аның составына керүче авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган төп проблемалы мәсьәләләр Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П.Иванов һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Р.Г. Хуҗаҗанов катнашында каралды. Аерым алганда, районда булганда Министрлык белгечләре Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт комиссиясенең “Мамадыш муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыруның торышы турында” 2013 елның 14 июнендәге белешмәсендә бәян ителгән, шулай ук Департамент вәкаләтләренә кертелгән аерым мәсьәләләр буенча җитешсезлекләрне бетерүдә практик ярдәм һәм муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыруда хокукый ярдәм күрсәттеләр. Фикер алышу йомгаклары буенча Департамент хезмәткәрләре норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне тикшереп тору механизмын әзерләргә тәкъдим иттеләр.
Хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү кысаларында муниципаль районның җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары белән очрашу уздырылды, очрашу барышында, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең аерым юнәлешләре буенча элекрәк үткәрелгән анализны исәпкә алып, районның административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру буенча һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген оештыру буенча кайбер рекомендацияләр бирелде.
Департамент хезмәткәрләре тагын административ җаваплылык турындагы законнардагы соңгы новеллалар һәм аларны кулланганда барлыкка килә торган мәсьәләләре турында сөйләделәр.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге