Законнардагы яңалыклар

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

2022 елның 26 августында “Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 32.1 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 2022 елның 25 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керә.

45-ТРЗ номерлы закон нигезендә, аерым алганда, дәүләт яисә муниципаль милектәге җирләрдән җир кишәрлекләре Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга түләүсез бирелә (тапшырыла), әгәр мондый гражданнар җир кишәрлеге бирү турында гариза биргән көнгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә биш ел дәвамында даими яшәсәләр һәм социаль наем шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәптә торсалар.

Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнар, әгәр ата-аналарның берсе яки бердәнбер ата-ана җир кишәрлеге бирү турында гариза биргән көнгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә биш ел дәвамында яшәсә, әлеге таләпкә туры килә дип санала.

Өстәмә рәвештә, мөрәҗәгать итүче исемлеккә кертү турында карар кабул итү өчен, мөрәҗәгать итүченең социаль наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак урынына мохтаҗ буларак исәптә торуын раслаучы документ һәм җир кишәрлеге бирү турында гариза биргән көнгә кадәр биш ел дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә мөрәҗәгать итүченең даими яшәү фактын билгеләү турында суд карары (мөрәҗәгать итүченең паспортында яшәү урыны буенча теркәлүе турында билге булмаган очракта, җир кишәрлеге бирү турында гариза биргән көнгә кадәр биш ел дәвамында) тапшырыла.

Шул ук вакытта расланган документ, әгәр мөрәҗәгать итүче аны үз инициативасы белән тәкъдим итмәсә, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә соратып алына дип аныкланган. Гражданнарга аларны исемлеккә кертүдән баш тарту турында белдерү җирле үзидарә вәкаләтле органы тарафыннан тиешле карар кабул ителгәннән соң җиде көннән дә соңга калмыйча заказлы хат белән (тапшыру турында уведомление белән йә аларга имза белән белдерү кәгазе тапшыру юлы белән) гамәлгә ашырыла.

 

45-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2022 елның 26 июлендә басылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International