Татарстан Юстиция министрлыгында коллегия утырышы узды

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

«Кодекс» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы муниципаль нормалар иҗат итүдә актив ярдәмче булды.

Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән нормалар иҗат итү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге турында» коллегия утырышы узды.

 Коллегия утырышында башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары вәкилләре, башлык урынбасарлары, юридик хезмәтләр җитәкчеләре һәм хокукый эшне оештыру өчен җаваплы затлар, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.

«Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән 2022 елның 6 аенда норма чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре буенча эш йомгаклары турында» доклад белән юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов чыгыш ясады.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, агымдагы елда халык хакимияте органнары «Кодекс» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллануны дәвам итте һәм аның муниципаль нормалар иҗат итүдәге ролен бәяләде. Система актлардагы федераль һәм региональ законнарга туры килмәү очракларын ачыклый. Агымдагы елда муниципаль берәмлекләрнең юридик хезмәтләре, система рекомендацияләреннән файдаланып, 3 025 акттагы туры килмәүне бетерделәр, бу 88% тәшкил итә.

Закон көченә кергән кайбер федераль актларга туры китереп, муниципаль актларны законнарга туры китерү һәм кабул итү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләү министрлыкның өстенлекле бурычы булып кала.

 Коллегия утырышы ахырында Рөстәм Заһидуллин хезмәттәшләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International