2013 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына гражданнардан 193 мөрәҗәгать керде. 2012 елның шул ук чорында 252 мөрәҗәгать кергән иде, шул исәптән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәсми порталындагы Интернет-кабул итү аша да барлыгы 108 мөрәҗәгать керде, 2012 елның шул ук чорында – 144.
2013 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны урыннарда кабул итү, шулай ук видео аша кабул итү тәртибе һәм графигы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Белешмә мәгълүмат” бүлегендә урнаштырылган.
2013 елның алты ае эчендә Министрлыкка 433 граждан мөрәҗәгать итте. Минстрлык җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре тарафыннан 240 граждан кабул ителде, шулардан – 115е Министрлык җитәкчелеге тарафыннан. Шул ук чорда республика муниципаль районнары кешеләре белән видеоконференцэлемтә режимында 7 мәртәбә кабул итү уздырылды, алар барышында, юридик ярдәм сорап, 43 граждан мөрәҗәгать итте.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре түбәндәге темаларга кагылды: җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, хөкем ителгәннәрне ярлыкау, аларның хокукларын яклау, аларны эш белән тәэмин итү турындагы суд карарларының үтәлмәве, җәмәгать судьяларының тәэминаты һәм башкалар.
2011 - 2013 елларга Татарстан Республикасында халыкка хокукый белем бирү һәм юридик ярдәм күрсәтү буенча озак сроклы максатчан программаны үтәүгә бәйле чаралар кысаларында республикада халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көннәре оештырылды.
Шушы чараларны үткәрү барышында 56 пунктта гражданнар кабул ителде һәм 1132 кешегә хокукый ярдәм күрсәтелде (22 мартта – 705 кешегә, 21 июньдә- 427 кешегә).
Шул ук чорда мәгълүмат-консультация төркеме белгечләре, муниципаль районнарның авыл җирлекләренә барып, 207 кешегә юридик ярдәм күрсәттеләр, шул исәптән Югары Ослан районында – 79 кеше, Зәйдә – 37, Алькеевск районында -91 кеше.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге