2013 елның 6 июлендә Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын ачу тантанасы узды. Бу көнне Казан Универсиаданың төп символы – Универсиада Утын каршы алды. Башкаланың меңләгән кешесе, кунаклары, спортчылар, волонтерлар, әлеге тарихи вакыйганың шаһитлары булган һәммәсе бу күренекле вакыйгада катнашты. Бөтен шәһәр иртәдән алып аерым бер дулкынлану хисе белән Ут килүен көтте. Кешеләр күтәренке бер бәйрәм рухында, балаларын ияртеп, Универсиада утын каршы алу маршрутына ашыктылар. Биш кыйтга буйлап узып, Бөтендөнья студентлар уеннары Уты безнең республикага Казан-Арена стадионында Универсиада -2013 уты булып кабыныр өчен, шушы олы вакыйганы башлап җибәрү өчен килде.
Алда безне ике атнага сузылачак ярышлар, спортчыларның җиңү өчен көрәше, җанатарларның алар өчен дулкынланулары, төрле спорт тамашалары көтә.
Универсиада Утын каршы алырга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре дә чыкты. Бөтен аппарат тулы составта (Татарстан җәмәгать судьялары да бар иде) бу чарада катнаштылар. Күп хезмәткәрләр аннары ачылу тантанасында да катнашып, Универсиада Утын кабызу шаһтилары булдылар.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге