Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы архивын тикшерү

2013 елның 9 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивы белгечләре Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы архивына Министрлык эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча комплекслы тикшерү уздырдылар.
Документларны саклауның тәэмин ителеше, хисап документларын алып бару, документлардан файдалану һәм социаль-хокукый характердагы белешмәләр бирү тикшерелде.
Тикшерү барышында Татарстан Республикасы Милли архивы белгечләре методик һәм практик ярдәм күрсәттеләр. Тикшерү йомгаклары буенча даими саклау эшләрен тәртипкә салуга, шул исәптән шәхси состав буенча да, Типик документлар исемлеге нигезендә идарә итүнең дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар эшчәнлеге барышында барлыкка килгән 2013 елга эшләр номенклатурасын эшкәртүгә игътибар бирергә тәкъдим ителде. Техник тәэминатка кагылышлы кисәтүләр ясалды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр буенча идарәчесе С.А.Брусов белән очрашуда проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышынды.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International