2013 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча федераль максатчан программааларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет чараларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеме эшчәнлеге йомгаклары турында

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасыннан Алтынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының депутатларының һәм Федерация Советы әгъзаларының Татарстанның 2012 елда һәм якын киләчәктә федераль максатчан программаларда, проектларда һәм чараларда хезмәттәшлек итүе һәм катнашуы мәсьәләләре буенча 2012 елның 24 гыйнварындагы киңәшмәсе беркетмәсе нигезендә 12 нче эш төркеме төзелгән иде.
Эш төркеме карамагындагы юнәлешләр – милли иминлек һәм суд системасы. Эш төркеме җитәкчесе – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов, эш төркеме җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров.
12 нче эш төркеменә беркетелгән федераль максатчан һәм дәүләт программалары исемлегенә 2007-2012 елларга “Россия суд системасын үстерү”ФМП, “Җинаять-башкару системасын үстерү” (2007-2016 елларга) ФМП, Россия Федерациясенең химик һәм биологик иминлеге милли системасы (2009-2014 елларга)” ФМП, “Дәүләт җир кадастрын һәм күчемсез объектларны исәпкә алуны алып баруның автоматлаштырылган системасын булдыру (2002-2008 елларга)” ФМП (“Күчемсез мөлкәт системасын булдыру” (2006 – 2012 елларга)” ярдәмче программасы керә.
2013 елның 29 мартында узган эш төркеме утырышы йомгаклары буенча эш төркеме карамагындагы федераль максатчан программалар исемлегенә түбәндәге өстәмәләрне кертү турында карар кабул ителде:
“Россия Федерациясе Дәүләт чиге (2012 – 2020 елларга)” ФМП,
“Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш “ Россия Федерациясе дәүләт программасы,
“Юстиция” Россия Федерациясе дәүләт программасы.
2013 елның беренче яртыеллыгында эш төркеменең 5 утырышы уздырылды. Агымдагы елда Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан чаралар җәлеп итү “Россия Федерациясенең химик һәм биологик иминлеге милли системасы (2009-2014 елларга)” ФМП һәм 2007-2012 елларга “Россия суд системасын үстерү” ФМП гамәлгә ашыру кысаларында каралган. Барлыгы 2013 елның үткән чорында барлык федераль һәм дәүләт программалары буенча, шул исәптән башка чыганаклардан да 880 122,40 мең сум финансланган.
Әлеге федераль максатчан программалар буенча барлыкка килә торган проблемалар эш тәртибендә оператив рәвештә хәл ителә. Утырышлар йомгаклары буенча 12 нче төркем әгъзаларына аерым йөкләмәләр бирелә һәм утырышлар уздыру арасы билгеләнә, шулай ук программа кураторларының эшләренә йомгак ясала.
ФМП үтәлешен системалаштыру, мониторинглау һәм тикшереп торуны көчәйтү максатларында даими режимда ФМП үз карамагында булганнардан мәгълүмат җыела һәм анализлана, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм әлеге федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыруда катнашучы органнар җитәкчеләре белән хезмәттәшлек оештырыла.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International