Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс йомгаклары

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

2013 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаренең, консультантының һәм 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды һәм конкурста җиңүчеләр дип табылды:

Садыйкова Ләйсән Фаил кызы, Татарстан Республикасы Чистай шәһәре һәм Чистай районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

Гомәрова Карина Наил кызы, Казан шәһәре Идел буе районының 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре;

Ахияретдинова Надежда Васильевна, Татарстан Республикасы Тукай районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

Сәлахиева Ильмира Рәшит кызы, Казан шәһәре Совет районының 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре;

Григорьева Ләйсән Рәфыйк кызы, Казан шәһәре Яңа Савиново районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;

Вәдыйгуллина Гөлназ Нәфис кызы, Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

Камаева Альбина Дамир кызы, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының суд җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

Кириллова Светлана Николаевна, Казан шәһәре Киров районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре.


ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International