2013 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “2014 елга Татарстан Республикасы гомуми белем учреждениеләрендә һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга Татарстан Республикасы гражданнары хокукларының дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү буенча киңәшмә уздырылды, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының закон проекты эшчәнлеге планы белән каралган иде (закон проектын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертү срогы 2013 елның 10 августына кадәр).
Әлеге закон проектын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына үз вакытында кертү максатларында, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Башкару дисциплинасының торышы һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм дәүләт хакимиятенең бүтән башкарма органнары тарафыннан халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм аларның эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары буенча идарә итүгә Дәүләт заданиесен үтәү йомгаклары турында” 04.07.2013 № 476 карарын исәпкә алып, ЦЭСИ тарафыннан әлеге нормативларны закон проектын әзерләү һәм аның буенча килештерү процедуралары уздыру өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына (Эксперт советына һәм Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара комитетка) кертү өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына оператив рәвештә җибәрү турында карар кабул ителде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге