Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2013 елның 16 июле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый яктан тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече  
Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркемнәре дәүләт хезмәте вазыйфаларында дәүләт хезмәте стажы кимендә 1 ел йә белгечлеге буенча эш стажы кимендә ике ел.
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый яктан тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече  
Квалификация таләпләре: “юриспруденция” яисә “персоналга идарә” белгечлеге буенча югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркемнәре дәүләт хезмәте вазыйфаларында дәүләт хезмәте стажы кимендә 1 ел йә белгечлеге буенча эш стажы кимендә ике ел.
ТР Зәй районының һәм Зәй шәһәренең 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре      
Казан шәһәре Идел буе районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты   
Квалификация таләпләре: югары юридик белем.
Казан шәһәре Киров районы җәмәгать судьялары аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Казан шәһәре Совет районының 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире  
Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем яисә югары һөнәри белем
 
 
Документлар 2013 елның 16 июленнән алып 5 августына кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, тәшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International