2013 елның 18 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы булып узды, анда Татарстан Республикасының 8 закон проекты каралды, шуларның дүртесе хупланды:
“Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 1411 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);
“Россия Федерациясе Җинаять кодексының 171.2 статьясына һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) (азартлы уеннар оештырган өчен җаваплылыкны көчәйтү өлешендә);
“Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы);
“Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү күләмен билгеләү өчен 2014 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы зурлыгын билгеләү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы).
“Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты (“Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында” Федераль законның 34 статьясына, “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү өлешендә) калдырып торылды (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы). Закон проектын Россия суд приставларының федераль хезмәтенә һәм Росия федераль миграцион хезмәткә җибәрү турында карар кабул ителде.
“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) (теләнү белән шөгыльләнү) “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең ММИгә административ хокук бозулар турында беркетмәләрне төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 18.06.2013 № 347-ТРЗ Татарстан Республикасы Законын кабул итүгә бәйле рәвештә караудан төшереп калдырылды.
“Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы) калдырып торылды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе кисәтүләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына җибәрелде.
“Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) караудан төшереп калдырылды;
Эксперт советы утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов алып барды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге