Татарстан Республикасы Әлмәт, Мөслим һәм Актаныш муниципаль районнарына эш визиты

2013 елның 19 июле, җомга

Кичә, 2013 елның 18 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Әлмәт, Мөслим һәм Актаныш муниципаль районнарына эш визиты белән барды һәм җәмәгать судьялары аппаратларында булды, җәмәгать судьялары, аларның аппаратлары хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу барышында аппарат хезмәткәрләренең хезмәт хаклары, матди-техник тәэминат һәм җәмәгать судьялары аппаратының суд участоклары биналарында булачак ремонтка бәйле рәвештә җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Министр урынбасары визитының максаты – шушы районнар суд участоклары биналарында баручы һәм булачак ремонт эшләрен башкаруга контроль. Аерым алганда, 2 суд участогы урнашкан Актаныш районында ремонтны 2013-2015 елларга җәмәгать юстициясен үстерү программасы буенча 2014 елда башлау планлаштырыла.
Мөслим һәм Әлмәт районнарында ремонт җәмәгать судьялары аппараты биналарында өлешчә башланган инде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International