www. PRAVO.TATARSTAN.RU – норматив актлар бастырып чыгаруның рәсми чыганагы

2013 елның 23 июле, сишәмбе

Бүген “Татмедиа” республика агентлыгында брифинг узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов норматив хокукый актлар бастырып чыгаруның рәсми чыганагын атады.
Министр белән бергә чарада “Вверх” республика конкурсында җиңүче Регина Шәйдуллина да булды.
Журналистлар белән очрашуның сәбәбе – “Кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында” 17.07.2013 № 67-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының үз көченә керүе (“Ватаным Татарстан” газетасының 20 июль санында, “Республика Татарстан” газетасының 20 июль санында басылып чыкты) һәм, матбугат басмаларында басылып чыгу белән бергә, республика органнарының норматив хокукый актларның Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хокукый мәгълүматының рәсми сайтында (PRAVO. TATARSTAN. RU) татар һәм рус телләрендә басылып чыгу мөмкинлеге. Республика башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әлеге сайтта урнаштырып барачак.
Әлеге Закон рәсми басылып чыгу чыганаклары санын арттыра, “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүмат рәсми сайты”на (PRAVO.TATARSTAN.RU) рәсми статус бирә, ул массакүләм мәгълүмат чарасы сыйфатында теркәлгән.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүмат рәсми сайты 2013 елның 17 апрелендә Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә массакүләм мәгълүмат чарасы буларак Эл ФС77-53753 номеры белән теркәлгән.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүмат рәсми сайты түбәндәгеләрне тәэмин итә:
республика башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларын рәсми бастырып чыгаруны;
хокукый актлар белән һәрвакыт ирекле рәвештә түләүсез танышу мөмкинлеген;
законнарга кертелгән үзгәрешләр турында халыкка җиткерүне.
Министрлык сайтында урнаштырылган норматив хокукый актларга рәсми статус бирү хокукый актларны тиз арада бастырып чыгаруга ярдәм итәчәк, дәүләт органнарының норматив хокукый актлары текстлары белән ирекле рәвештә түләүсез танышу мөмкинлеген тәэмин итәчәк һәм файдаланучыга норматив хокукый актның рәсми күчермәсен алу мөмкинлеген тудырачак.
Яңа Закон әлеге проблеманы федераль дәрәҗәдәгечә хәл итә (Федераль закон, 21 октябрь, 2011 ел, № 289-ФЗ).
Региональ дәрәҗәдә Татарстан Россия регионнары арасында беренчеләрдән булып бу яңалыкны кертә. Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов журналистларга бу яңалыкның финанс ягына кагылышлы өстенлекләрен җентекләп аңлатты. Министр кызыксынучы газеталар вәкилләренә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әлеге мәсьәләнең техник һәм оештыру ягын җайга салу буенча хезмәттәшлек итәргә әзер дип белдерде.
Брифингта чыгыш ясаган Регина Шәйдуллина Калуга өлкәсенең Интернетта хокукый актларны урнаштыру тәҗрибәсе турында сөйләде, әмма бу өлкәдә сайт рәсми массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлмәгән икән һәм шуңа күрә ул рәсми статуска ия түгел.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International