Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2013 елның 24 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:

Татарстан Республикасы Менделеевск районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Менделеевск районының җәмәгать судьясы аппараты консультанты
Казан шәһәре Вахитов районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре

Квалификация таләпләре: югары юридик белем.

Казан шәһәре Киров районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире

Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем.


Документлар 2013 елның 24 июленнән алып 13 августына кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, тәшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International