Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Кормановның турыдан-туры кабул итүе

2013 елның 26 июле, җомга

2013 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов видеоконференцэлемтә режимында Аксубай муниципаль районы кешеләре сорауларына җавап бирде. Министрга бирелгән сораулар күп төрле булды.
Райондагы индивидуаль эшкуар министрдан үзе җитештергән товарның төргәгенә, җирле үзидарә органы рөхсәтеннән башка, җирле үзидарә органының рәсми символларын урнаштыра аламы, дип сорады. Башка кешеләрне гражданнарга салым салуга, ачылган ваклап сату базарларын ябуга, муниципаль норматив хокукый актларны федераль законнарга туры китерү срокларына, муниципаль берәмлек башлыгын вакытыннан алда сайлаулар уздыруга кагылышлы сораулар кызыксындырды.
Гражданнарның барлык сорауларына законнар нигезендә җавап алынды һәм кирәкле аңлатмалар бирелде.
Гражданнар белән эшләүнең яңа рәвеше - видеоконференцэлемтә режимында кабул итү Юстиция министрлыгында 2011 елдан бирле кулланыла. Иң төп аргумент – акчаларны экономияләү, монда да видеоконференция рәвешендәге киңәшмәләр, семинарлар уздыргандагы шул ук җайланмалар кулланыла бит.
Юстиция министры М.М. Корманов күчмә кабул итүләр белән бергә ай саен мондый турыдан-туры кабул итүләр дә уздыра.
Муниципаль районнар халкы мондый кабул итүләрдә биргән сораулар һәм җаваплар Министрлык сайтының “Еш бирелә торган сораулар” бүлегендә урнаштырыла.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International