Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы авыл җирлекләре кешеләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча белгечләрнең районга барып кабул итүе

2013 елның 26 июле, җомга

2013 елның 25 июлендә авыл җирлекләре кешеләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча белгечләрнең мәгълүмат- консультация төркеме Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районына барды.
Кабул итү Кәкре Елга һәм Урманай авыл җирлекләрендә оештырылды, анда районның 66 кешесенә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Министрлыклар һәм ведомстволар белгечләреннән оештырылган мәгълүмат- консультация төркеме кабул итү барышында 18 бюджет өлкәсе хезмәткәренә, 3 эшчегә, 17 пенсионерга, шул исәптән 2 инвалидка, 1 күп балалы анага, башка өлкәләрдә эшләүчеләргә консультация бирде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (14 кеше), Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды белгечләренә аеруча күп мөрәҗәгать иттеләр (7 шәр кеше), Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләренә – 6шар кеше, адвокатка 5 кеше юридик ярдәм сорап килде.
Кабул итү барышында министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре гражданнарны кызыксындыручы барлык сорауларга җавап бирделәр, үз ведомстволары буенча документлар әзерләү һәм тапшыру тәртибен аңлаттылар, законнарда булган үзгәрешләр турында, үз ведомстволары кысаларында күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында сөйләделәр.
Авыл кешеләре урыннарда күрсәтелгән юридик ярдәм өчен белгечләргә рәхмәт белдерделәр.
Мәгълүмат- консультация төркеме белгечләре белән бергә гражданнарны кабул итүдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.Р.Гыйләҗев һәм район Советының оештыру бүлеге башлыгы Э.С.Галиева катнашты.
Кабул итү йомгаклары буенча эш тәртибендә мәгълүмат- консультация төркеменең барлык белгечләре һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы М.З.Шәйдуллин белән бергә фикер алышу уздырылды.
Район башлыгы мәгълүмат- консультация төркеме белгечләренә, авыл кешеләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен үз белгечләрен җибәргән министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Татарстан үзәгеннән ерак торган район башлыгы буларак, М.З.Шәйдуллин авыл гражданнары өчен, төп эшләреннән һәм урып-җыюдан аерылмыйча гына, түләүсез юридик ярдәмнең һәм шәхси мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлегенең мөһимлеген ассызыклады.
Районда булганда төркем җитәкчесе – Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин җирле телевидениегә интервью бирде, анда ул күчмә кабул итүләр һәм бердәм кабул итү көннәре рәвешендә төбәк бүлекчәсе юристларының республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эше турында сөйләде. .

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International