Татарстан Республикасы судьялары киңәшмәсе

2013 елның 30 июле, сишәмбе

2013 елның 26 июлендә Тәтеш шәһәрендә судьялар бергәлегенең күчмә утырышы уздырылды, анда республика шәһәр һәм район судларының 2013 елның беренче яртыеллыгындагы, шулай ук җәмәгать судьяларының 2013 елның беренче яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча фикер алышынды, шулай ук киләчәккә өстенлекле бурычлар билгеләнде.
Киңәшмә утырышында ТР Югары суды Рәисе И.И.Гыйләҗев, аның урынбасарлары Р.А.Шәрифуллин, М.М.Хәйруллин, республика шәһәрләре һәм районнары судлары рәисләре, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина катнашты.
Ул судьялар бергәлеге алдында 2013 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, шул исәптән матди-техник тәэмин итү турында чыгыш ясады. Үз чыгышында Н.В.Рагозина җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарында һәм урыннарында агымдагы һәм капиталь ремонтлауга, биналарның техник ныгытылуын арттыруга, терроризмга каршы торуга һәм янгын куркынычсызлыгына, суд участокларын компьютер һәм оештыру техникасы белән тәэмин итүгә кагылышлы төп проблемалар турында сөйләде, шулай ук суд участокларын мәгълүматлаштыруның торышы, кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләләрен дә читләтеп узмады һәм җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру курслары оештырылу турында да хәбәр итте.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International