Җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр белән семинар укулар

2013 елның 30 июле, сишәмбе

2013 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, 2012 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең җаваплылыгын һәм профессионализмын арттыру турында Татарстан Республикасы Президентында уздырылган киңәшмәнең № 37-пр беркетмәсенең 6 пунктын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты тарафыннан оештырылган чираттагы укыту семинары уздырылды. Укуларга җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр чакырылды.
Семинар укуларын Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары С.Н. Столяров ачты.
Федераль һәм республика законнарына үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә Юстиция министрлыгы җитәкчелеге укулар программасына муниципалитетларга законнардагы яңалыклар турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән яңа бүлек кертү хакында карар кабул итте.
Аерым алганда, әлеге семинарда Муниципаль хезмәт турында күптән түгел кабул ителгән, 2013 елның 7 июленнән гамәлгә кергән Татарстан Республикасы кодексына бәйле тема кузгатылды.
Шушы мәсьәлә буенча чыгыш ясаучы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгече Е.В.Кириллов яңа Кодекстның муниципаль хезмәт һәм аларда каралган нормаларны килештерүне тәэмин итү өлкәсендә гамәлдәге Татарстан Республикасы норматив хокукый актларын системалаштыруга юнәлдерелгән нигезләмәләре турында сөйләде,Кодексның төп нигезләмәләренә тукталды, федераль законнардагы яңа үзгәрешләргә бәйле рәвештә аларның әһәмиятен күрсәтте.
Семинарның бер өлеше түбәндәге темаларга багышланды: муниципаль норматив хокукый актларның проектларын әзерләү, аларны һәм муниципаль берәмлекләр уставларын һәм аларга кертелгән үзгәрешләрне теркәү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрү.
Муниципаль районнарда булганда Министрлык белгечләре аларның кайберләренең уставларына үзгәрешләр үз вакытында кертелмәүне билгеләп үттеләр.
Бу хәлне булдырмау турында уку семинарында Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе субъекты законнары, федераль регистрны алып бару һәм муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү бүлеге башлыгы М.А. Пашкова чыгыш ясады. Ул муниципаль берәмлекләр уставларына үзгәрешләр кертүне таләп итә торган федераль законнарда булган соңгы үзгәрешләр турында сөйләде.
Министрлык җитәкчелеге, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә, шушы мәсьәләне җирле үзидарә органнары белән киләчәк семинар укулары тематикасына кертү турында карар кабул итте.
Муниципаль норматив хокукый актларның законлылыгына прокурор күзәтчелеге турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары А.А. Яруллин чыгыш ясады. Үз чыгышында ул шулай ук муниципаль норматив хокукый актларны федераль һәм республика законнарына туры китерү кирәклегенә басым ясады, киләчәктә хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләк белдерде, шулай ук шәһәр һәм район прокурорлары һәм җирле үзидарә органнары арасындагы хезмәттәшлекнең яңа рәвешләре турында сөйләде.
Укуларда катнашучылар муниципаль норматив хокукый актларны әзерләүгә, аларны Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары регистрына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрүгә бәйле тема буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгече А.И.Әфләтунова Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җирле үзидарә органнары тарафыннан җибәрелә торган норматив хокукый актларга куела торган таләпләр турында сөйләде.
Җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр белән киләчәк семинар укулар темасы “Татарстан Республикасының административ-территориаль корылышы турында” 07.12.2005 N 116-ЗРТ Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләргә багышланачак. Бу хакта семинарда катнашучыларга хәбәр ителде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International