Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2013 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Татарстан Республикасы Тукай районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Яңа Савиново районының 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәренең 3,4 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты

Квалификация таләпләре: югары юридик белем.
Документлар 2013 елның 31июленнән алып 20 августына кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, тәшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International