“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе Татарстанда 2013 елның 1 нче августыннан башланып 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Бүген Зеленодольскта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов республикада җиденче тапкыр оештырылучы әлеге акцияне ачып җибәрде. Хәйрия акциясе аз керемле гаиләләрнең мәктәп яшендәге балаларына, иң беренче чиратта беренче сыйныфка баручыларга уку елына әзерләнергә ярдәм итү йөзеннән оештырыла.
Беренчел мәгълүматларга караганда (2013 елның 1 июленә), республикада мондый ярдәмгә беренче сыйныфка барырга җыенучы 35 мең укучы мохтаҗ, һәм бу исемлекләр даими тулыландырылып тора.
Кагыйдә буларак акция мәктәпләрдә генә үткәрелми, биредә аларга тантаналы рәвештә уку кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формалары салынган мәктәп букчалары тапшыралар. Соңгы вакытта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе оешма-предприятиеләрдә, учреждениеләрдә дә үткәрелә һәм хезмәткәрләр балаларына ярдәм күрсәтүне үз эченә ала.
Республика акциясе хәйрия ярдәмен күрсәтү буенча әлеге игелекле эштә һәр теләгән кеше катнаша алсын өченакча җәлеп итүнең бер төркем технологияләрне куллануны тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе матур традициягә әверелеп бара. Беренче сыйныфлар өчен әлеге бәйрәм Министарлык һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре балалары һәм әти-әниләр арасында да теләктәшлек тапты.
Яңа уку елы башлану шатлыгын тагын да арттыру максатларында Министрлык хезмәткәрләре беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәмне әзерләү эшләренә керште: ярдәмгә мохтаҗ Министарлык һәм җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре балалары исемлеге төзелә, балалар өчен мәктәп кирәк-яраклары сатып алына, чәй өстәле әзерләнә, анда балаларны әти-әниләре белән чакырачаклар. Чараның һәр катнашучысына юстиция министры имза куйган котлау открыткасы бирелә, шулай ук алар бергә һәм аерым-аерым фотога төшәчәкләр.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге