Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында гражданнарын кабул итү

2013 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге мәгълүматларына караганда, 2013 елның июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы халыкны кабул итүләр үткәрү буенча беренчеләр рәтендә тора. Узган ай дәвамында министрлык җитәкчелеге һәм белгечләре шәхси кабул итү вакытында 141 гражданны кабул иткәннәр, барлыгы 34 кабул итү башкарылган, аларның 8е җитәкчелек тарафыннан.
Ай дәвамында республика шәһәрләренә һәм муниципаль районнарына чыгып 5 кабул итү үткәрелгән, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында Аксубай муниципаль районы белән юстиция министры М.М. Корманов кабул итү үткәргән.

ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International