Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары бинасында ремонт бара

2013 елның 9 августы, җомга

Җәмәгать судьяларын урнашыру өчен ремонт ясалырга тиешле биналар исемлегендә яңа объект барлыкка килде һәм анда тиз арада ремонт эшләре башланып китте. Сүз Чаллы шәһәрендә Һади Такташ урамындагы 40/20 йортында урнашкан, гомуми мәйдан 4766 кв.м. тәшкил иткән бина турында бара.
2013 елның 3 августында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча Чаллы шәһәрендә җәмәгать судьялары өчен бинага капиаталь ремонт ясау өчен 100,4 млн. сум акча бүлеп бирелде.
Ремонттан соң бинада Чаллы суд райнының 20 җәмәгать судьялары суд учатогы урнаштырылачак, хәзерге вакытта исә алар хөкем чыгару өчен уңайлаштырылмаган биналарда урнашкан. Шул исәптән әлеге суд участоклары биләп торган урыннар шул кадәр тыгыз ки, эш урыннарын урнаштыру белән каршылыклар килеп туа.
Җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты яңа бина туен инде 2013 елның ахырына ук бәйрәм итәрләр дип көтелә. Җәмәгать судьялары бинасын кулланышка кертү вакытын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов үзе билгеләде.
Чаллыдагы бу яңа бинаны эшкә җигү әлеге суд районында җәмәгать судьяларын урнашытур мәсьәләсен тулысынча хәл итәчәк дип көтелә. Әлеге объект буенча ремонт барышын контрольдә тоту Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановка тапшырылган.
Яңа бинаны металл детекторлары белән тулыландыру, Казанда узган XXVII нче Бөтендөнья җәйге универсиада кысаларында кулланылган җиһазлар һәм оештыру техникасын урнаштыру күздә тотыла.
Бу мәсьәлә буенча йөкләмәне Президент Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына тапшырды.

ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International