Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Мөслим һәм Чирмешән муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышы Хөкүмәт киңәшмәсе көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе булды.

Юстиция министрлыгы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеменең районнарга чыгуларын оештыра. Районнарда хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссияләр, террорчылыкка каршы комиссияләр, социаль консилиумнар, эшче төркемнәр булдырылган.

Гомумән алганда, 2019 елдан районнарда җинаятьчелек кими бара: Чирмешәндә -33%, Мөслимдә - 9%. Районнарда хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыру эшче төркем тарафыннан канәгатьләнерлек бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International