Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов коррупцияне профилактикалау өчен җаваплы вазыйфаи затлар өчен практик семинарда катнашты.
Семинар барышында Илфат Мингалимов коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтлары бүлекләрен урнаштыруга һәм тутыруга бердәм таләпләрне үтәү мониторингы нәтиҗәләре турында сөйләде.
Шулай ук чарада коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау буенча алып барыла торган эш турында хисап мәгълүматларын әзерләүнең төп аспектлары каралды һәм тыңлаучыларга керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү тәртибен көйләүче законнарның үзгәрешләрен аңлаттылар.