Кичә, 3013 елның 11 августында, Казанның “Локомотив” пляжында триатлон буенча ярышлар ачылышы булды. Триатлонның ярышлар программасы ачык суда 800 м йөзү, 20 км велосипед узышлары һәм 6 км йөгерүдән гыйбарәт иде. Ярышлар төрле яшьтәгеләр төркемнәрендә үтте. Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов ветераннар төркемендә ярышларда катнашты. Министрның мондый төрдәге ярышларда беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Ул триатлонның актив катнашучысы. 2013 елның июнь ахырында ул инде Чаллыда узган триатлонда үз яшендәгеләр төркемендә җиңү яулаган иде. Казандагы триатлон ярышларында исә М.М.Корманов 40 яшьтән өлкәнрәк ветераннар төркемендә катнашып, 5 нче урынны яулады. 50 яшьлекләр арасында исә ул, үзенең Чаллыдагы нәтиҗәсен 30 минутка яхшыртып, 2 нче урынга күтәрелде. Триатлон буенча ярышларда шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге белгече Руслан Галиуллин да катнашты, ул үзешчән катнашучылар арасында 2 нче урынны алды.
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте