Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча ике көнлек стажировкасы тәмамланды. Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар һәм нормалар төзү эшчәнлеге проектларының сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче белем һәм күнекмәләр алу.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе, Казан шәһәре мэриясе, Чаллы шәһәре мэры Аппараты, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Югары Ослан муниципаль районы Иннополис шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты, Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты, Биектау муниципаль районы Советы Аппараты структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе стажировка үттеләр. Стажировка барышында стажерлар нормалар төзү үзенчәлекләрен өйрәнделәр һәм норматив актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрделәр, актуаль хокукый сорауларга җаваплар алдылар.
Стажировканы ябуда юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Сергей Данилов, Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов стажерларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырды һәм алган белемнәрне алга таба да нәтиҗәле куллануны теләде.