Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан Минзәлә муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрелде.
Чара барышында Минзәлә муниципаль районы кадрлар хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан тәкъдимнәр бирелде.