Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

 Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.

Эшче төркем әгъзалары “Татарстан Республикасы Җир кодексына кушымтага үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын тикшерделәр.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча закон проекты эшләп бетерү өчен кире кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International