Юстиция министрлыгында ТР Яшьләр хөкүмәте вәкиле белән очрашу узды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте вәкиле Ислам Камалов белән очрашты.

Ислам Камалов тормышка ашыру планлаштырылган үз проекты турында сөйләде. Шулай ук яшьләр арасында дәүләт хезмәтен популярлаштыру мәсьәләләре дә тикшерелде.

“Яшь буын хәзерге җәмгыятьнең иҗтимагый һәм сәяси тормышында зур роль уйный. Яшьләрнең энергиясе, энтузиазмы, идеяләре бар, алар безнең республиканың уңышлы үсешенең нигезе булып тора”, - дип билгеләп үтте Надежда Рагозина.

Очрашу ахырында министр урынбасары алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International