Пермь крае делегациясенең Татарстан Республикасына ике көнлек визиты тәмамланды.
Делегация составында «Пермь крае дәүләт юридик бюросы» ДКУ директоры Ольга Новицкая, «Пермь крае дәүләт юридик бюросы» ДКУ директоры урынбасары Владислав Железнов бар иде.
Визит кысаларында кунаклар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге белән берлектә Казан шәһәре буенча күзәтү экскурсиясе уздырдылар, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда булдылар һәм «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ вәкилләре белән очраштылар.
Очрашу барышында яклар төбәкләрдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.