Чүпрәле муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау

2023 елның 24 марты, җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан расланган күчмә тикшерүләр графигына ярашлы рәвештә 2023 елның 22-23 мартында Чүпрәле районында хокук бозуларны профилактикалау буенча  күрсәтелгән юнәлештә эшне оештыру торышы өйрәнелде.

Тикшерү барышында ун министрлык (ведомство) вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан расланган план-бурыч нигезендә хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлекләрен оештыру, шул исәптән 2021-2025 елларга Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау комплекслы программасының үтәлеше өйрәнелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район прокуроры Олег Гайнетдинов, эшче төркем әгъзалары, район учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашында йомгаклау киңәшмәсе узды.

Эшче төркем әгъзалары катнашучыларны эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар, ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча үз киңәшләрен бирделәр.

Чүпрәле районында хокук бозуларны профилактикалау эше уңай бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International