Шахмат буенча ярышлар

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышлар узды.

Швейцария системасы буенча 9 турда узган ярышларда 19 команда катнаша. Һәр команда составында 4 кеше, шул исәптән 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз. Вакыт контроле - һәр катнашучыга уен ахырына кадәр 10 минут плюс 5 секунд.

Министрлык ярышларында команданы Илфат Мингалимов, Раил Вильданов, Людмила Елина һәм Елена Гавриленко тәкъдим иттеләр.

 “Философ һәм математик Лейбниц шахмат нәтиҗә ясау сәнгатен һәм зирәклекне камилләштерү өчен хезмәт итә дип әйткән. Дәүләт хезмәткәрләре буларак, шахмат безнең өчен эш спорты дип әйтергә була. Чөнки бу акыллы, тиз бара торган уен һәм искиткеч күнекмә, ә дәүләт хезмәтендә мондый күнекмәләр кирәк”, - дип үз фикерен уртаклашты Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов.

Коллегаларыбызга спорт ярышларында актив катнашканнары, кыюлыклары һәм максатларына ирешүдә ныклыклары өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International