Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә (ДМИЮМ) белем алучы муниципаль хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда булдылар.
Юстиция министрлыгы хезмәткәре Семен Сметанин кунакларга музейның экспозиция залы буенча экскурсия үткәрде, Юстиция министрлыгының барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында сөйләде. Кунаклар архив документлары, фотосурәтләр һәм бүләкләр белән бик кызыксынып таныштылар.