Татарстан Республикасының Буа районында 28-29 март көннәрендә хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме тарафыннан әлеге мәсьәләдә эшне оештыру торышы өйрәнелде.
Төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге, шул исәптән 2017-2020 һәм 2021-2024 елларга хокук бозуларны профилактикалау буенча муниципаль программаларның үтәлеше белән таныштылар.
Үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм районның хокук бозуларны профилактикалау субъектлары катнашында киңәшмә үткәрелде, аның барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча киңәшләр бирелде.