Татарстанга визит кысаларында Түбән Новгород өлкәсе делегациясе эш визиты белән ТР Юстиция министрлыгында булды. Делегацияне өлкәнең дәүләт хакимияте, җирле үзидарә һәм регламент мәсьәләләре буенча Закон чыгару Җыены комитеты рәисе Владимир Паков җитәкли.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру турында сөйләде. Яклар күрсәтелгән өлкәдә цифрлы карарларны куллану, шул исәптән “Бердәм дәүләт хокукый белм бирү һәм түләүсез юридик ярдәм порталы” пилот проектын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Кунаклар өчен шулай ук Юстиция министрлыгының һәм аның җитәкчеләренең 100 еллык эшчәнлегенә багышланган музее буенча экскурсия оештырылды.