2013 елның 14 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты һәм суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга бәйге булды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча бәйге комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыеп, бәйге җиңүчеләре дип түбәндәгеләр табылды:
Зәкиева Регина Мәхәмәтнур кызы, Казан шәһәре Яңа Савин районы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;
Зайцева Екатерина Сергеевна, Казан шәһәре Киров районы 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Тухтина Елена Валерьевна, Казан шәһәре Киров районы 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Гайсина Ләйсән Раил кызы, ТР Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты.
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте