Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы ТР дәүләт хезмәткәрләренең электрон почет тактасына кертелде

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Латыева Татьяна Юрьевна Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон Почет тактасына кертелде!

Татарстан Республикасының электрон Почет тактасы - республиканың рәсми порталындагы мәгълүмат бүлеге, анда һөнәри хезмәт эшчәнлегендә иң яхшы дип танылган һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш керткән дәүләт граждан хезмәткәрләре турында мәгълүмат урнаштырыла.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Татьяна Юрьевнаны һөнәри эшчәнлеге югары бәяләнү белән котлый һәм аңа хезмәтендә алга таба да уңышлар тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International