Бу билге артында бөтен Россия буенча дистәләгән мең километр юллар, йөзләгән яңа мәктәпләр, мәдәният йортлары, меңләгән заманча поликлиникалар һәм яслесе булган балалар бакчалары, яшь галимнәр өчен югары технологияле лабораторияләр, интернет, калдыкларны сортларга аеру өчен инфраструктура, төзекләндерелгән парклар, скверлар, ишегаллары һәм яр буйлары, шулай ук үз бизнесларын үстерүче 1,3 миллионнан артык эшмәкәр бар.
2019 елдан 2022 елга кадәр Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фоторепортажда сөйлибез.