Дәүләт хезмәте ветеранының Юстиция министрлыгының яшь хезмәткәрләре белән очрашуы

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәте ветераннары Советы эш планы кысаларында Совет әгъзасы Чашин Александр Михайлович Министрлыкның яшь хезмәткәрләре белән очрашты.

Чарада шулай ук юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, министр урынбасарлары һәм Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәте ветераннары советы әгъзалары хөрмәтле кунаклар булдылар.

 Александр Михайлович яшь хезмәткәрләр белән үзенең хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты, чөнки ул ТР Юстиция министрлыгында 20 елдан артык эшләде. Яшьләр ветеранны кызыксынып тыңладылар, аның һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе аларга үрнәк булып тора.

Очрашу барышында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Александр Михайловичка “Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел” медален тапшырды. Министр ветеранның республика юстициясен үстерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үз эшенә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерде.

“Сез - зур патриот. Сез Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының барлыкка килүе һәм хокук системасын үстерү өчен бик күп эшләр башкардыгыз. Бөтен коллектив исеменнән Сезне лаеклы бүләккә ия булуыгыз белән котлыйм”, - диде Рөстәм Илдус улы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International