Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы узды.

Утырышта эшче төркем әгъзалары Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшләгән “Хуҗалык җәмгыятьләренең идарә һәм контроль органнарында дәүләт вәкилләре турында” Татарстан Республикасы Законының эшләп бетерелгән проектын тикшерделәр.

 

 Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проекты хупланды һәм билгеләнгән тәртиптә хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы каравына кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International