Кичә, 2013 елның 14 августында юстиция министры М.М.Корманов ТР Түбән Кама суд районы җәмәгать судьялары аппаратына барды, ул анда җәмәгать судьялары аппараты бинасында бара торган ремонт эшләре белән танышты.
1920 кв.м. мәйданлы яңа бина җәмәгать судьяларын урнаштыру өчен Түбән Кама администрациясе тарафыннан бүлеп бирелгән. Бинада капиталь төзекләндерү агымдагы елың җәй башында башланып, инде ахырына якынлашып килә.
Түбән Кама шәһәрендәге бинаны ремонтлау өчен 22 млн. сум күләмендә акча “2013-2015 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институтын үстерү” Программасы буенча бүленеп бирелгән.
Төзекләндерү барышында бинаны, суд производствосы нормаларын һәм үзенчәлекләрен исәптә тотып, үзгәртеп төзегәннәр.
Ремонт тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары биналарын һәм җәмәгать судьялары аппаратын кирәкле җайланмалар, җиһазлар, оештыру техникасы һәм хөкем чыгару өчен кирәкле барлык зарур әйберләр белән тәэмин итәчәк. Моның өчен инде сатулар алып барыла һәм сатып алулар башкарыла.
Планлаштырылганча, бу көздә ТР Түбән Кама суд районы җәмәгать судьялары аппаратының барлык 12 суд участогы да өй туе үткәрәчәк дип көтелә.
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте