Чаллыда ремонт бара торган җәмәгать судьялары бинасын ТР Юстиция министрлыгы контрольдә тота

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

2013 елның 15 августында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Чаллыда эш сәфәре белән булды, ул анда Чаллы шәһәрендә җәмәгать судьяларын урнаштыру өчен бүлеп бирелгән бинада бара торган ремонт эшләренә контроль ясау өчен барды.
Иртә таңнан төзекләндерү бара торган объектта Чаллы шәһәре мэры В.Г.Шәйхраҗиев, башкарма комитет хезмәтләре җитәкчеләре һәм подрядчы вәкилләре катнашында эш киңәшмәсе булды. Бинаны һәм ремонтлана торган урыннарны карау барышында билгеләп үтелгәнчә, эшләр әйбәт темпта баралар: тәрәзәләр алыштырылган, эчке бүлмәләргә бүлү башланган. Автошәһәр мэры белән бергә бинаның фасады нинди төстә булачагын билгеләү өчен фикер алыштылар. Чаллы башлыгы подрядчы төзелеш оешмасыннан агымдагы айга, шулай ук 2013 елның сентябрь-октябрь айларына эшләрнең план-графигын тапшыруларын таләп итте. Билгеле булганча, Президент Р.Н.Миңнеханов әлеге объектны ремонтлап бетерү өчен катгый вакытны 2013 елның ноябрь ае дип куйган иде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге Чаллы шәһәренә ремонтлана торган объекттагы оператив һәм агымдагы мәсьәләләрне хәл итү өчен атна саен чыга. ТР Юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ремонт эшләре көн саен күз уңында тотыла.

ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International