Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында “Хезмәт резервлары” спорт комплексында баскетбол буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командалары белән ике уен үткәрде. Уеннар нәтиҗәләре буенча Юстиция министрлыгы командасы ярышларның 1\8 финалына чыкты.
Министрлык коллективы команданы чын күңелдән котлый һәм аңа киләсе уеннарда җиңүләр тели!