Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы узды.

Утырышта эшче төркем әгъзалары Татарстан Республикасының инвестицияле үсеш агентлыгы тарафыннан эшләнгән “Татарстан Республикасының Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын тикшерделәр.

 

Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проекты эшләп бетерергә кирәклекне исәпкә алып хупланды һәм билгеләнгән тәртиптә хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы каравына кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International