2013 елның 14 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет чараларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча 12 нче эш төркеме утырышы узды, аны РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрдәнов үткәрде.
Утырыш эшендә Татарстан территориясендә федераль максатчан программаларны тормышка ашыруда катнашучы республика министрлыклары һәм федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары вәкилләре катнашты.
Эш төркеме утырышында 2013 елның беренче яртысында алып барыла торган федераль программалар тормышка ашырылышы нәтиҗәләре һәм финанслауда булган проблемалар хакында фикер алыштылар.
Фикер алышулар йомгаклары буенча федераль максатчан программалар кураторларының программаларны 2014 елга һәм алдагы елларга финанслау буенча гаризалар белән эшләрен активлаштыру турында карар кабул ителде һәм эш төркеме әгъзаларына йөкләмәләр бирелде. Эш төркеме әгъзалары карары белән төркем составына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсе җитәкчесе урынбасары Хафисов Б.Т. кертелде.
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте