“Эфир” телеканалының “Яңа иртә” тапшыруында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республиканың җәмәгать судьялары суд участокларында “Электрон чират” сервисы ни өчен кирәклеге турында сөйләде.
Беренчедән, яңа сервис гариза бирүчеләргә хезмәтләр алуны гадиләштерүгә юнәлдерелгән. Икенчедән, аның ярдәмендә суд эшләренең төрле этапларына хас булган, кабатлана торган процессларны башкаруга вакыт, хезмәт һәм финанс чыгымнары шактый кими. Бу судьялар өчен генә түгел, ә беренче чиратта суд процессында катнашучылар өчен дә мөһим, алар суд участогына кайчан килә алуларын һәм моның күпме вакыт алуын алдан белеп торалар.
Детальләрне “Яңа иртә” тапшыруында карагыз.